Дустымның күңел көндәлеге циклыннан…

Дустымның күңел көндәлеге циклыннан.

Бу күз яше түгел. Болай гына…
Араларга куелганда нокта
Өмет рәшәләрдәй тараламы?! —
Күз алдында бәхет чыга юкка…

Тып-тып яшьләр. Дөп-дөп йөрәк. Кемгә кирәк?!
Томаннарга күмелгәндә сөю…
Бу күз яше түгел. Болай гына… —
Сагыш белән парлап вальс бию!..

Синдә минем бер чалымым калыр.
… Һәм ярату калыр… Ә мин… Китәм!
Исеңә дә алма мине! Әгәр сиңа
Шулай җиңелерәк була икән…

Эзсез генә, төссез генә үтәр көннәр.
Кем югалтты: синме?! Әллә минме?!
Җанда өнсез әрнү. Мин түзәрмен…
Тик син генә… Бәхетле бул инде!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт